news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавируслы авырулар белән эшләүче табиблар пенсиягә иртәрәк чыга алачак

Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча яңа ярдәм чарасы кабул ителде.

Коронавируслы авырулар белән эшләүче табиблар пенсиягә иртәрәк чыга алачак

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Коронавируслы авырулар белән эшләүче табиблар пенсиягә иртәрәк чыга алачак. Мондый пациентлар белән эшләнгән һәр көн ике эш көне булып исәпләнәчәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга сылтама ТАСС белән хәбәр итә.

«Авыруларга бер көн ярдәм итү стажда ике эш көне кебек саналачак», — диде Мишустин Covid-19 белән көрәш буенча Хөкүмәт каршындагы координация советы утырышында.

Бу карар 1 гыйнвардан быелның сентябрь ахырына кадәр гамәлдә булачак. Ул Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча кабул ителде.

Россия Премьер-министры фикеренчә, мондый чара кабул ителү ел саен якынча 4 мең табиб һәм башка медицина хезмәткәрләре вакытыннан алда пенсиягә чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

«Аны түләүгә, беренчел бәяләүләр буенча, ел саен өстәмә 325 миллион сум таләп ителәчәк. Мондый акчалар бюджетта каралган», — диде Мишустин.

Хәзерге вакытта медицина хезмәткәрләренә иминият пенсиясе вакытыннан алда исәпләнә. Аны алу өчен авыл җирлегендә медицина стажы 25 ел, ә шәһәрдә 30 ел булырга тиеш.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия табиблары аеруча мөһим эшләр өчен түләүләр алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100