news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектауның Тимерче авылында яшәүчеләр сугышта һәлак булган якташларына һәйкәл ачты

Тимерче авылында яшәүчеләрнең күбесенең ата-бабалары фронтка киткән, ләкин кире әйләнеп кайтмаган.

Биектауның Тимерче авылында яшәүчеләр сугышта һәлак булган якташларына һәйкәл ачты
«Биектау хәбәрләре»

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Биектау районының Тимерче авылында яшәүчеләр Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган якташларына һәйкәл ачты. Бу турыда «Биектау хәбәрләре» газетасы яза.

Ачылыш мәртәбәле кунаклар - Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, хәрби комиссар Александр Найденов, Равил хәзрәт Зәйнуллин һәм иганәчеләр катнашында узды.

Тимерче авылы халкы һәйкәл төзелешенә акчаны үзләре җыйган.

Бу тантаналы ачылышта авыл халкы да катнашты. Чараны оештыручылар авылдашларын пылау, кайнар чәй һәм җиләк-җимеш белән сыйлпады. Район артистлары да чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot