news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зөлфәт Хәким: "Иҗат ул - күпмедер дәрәҗәдә иблис эше"

"Татар-информ" агентлыгы Зөлфәт Хәкимнең ТНВ телеканалындагы "Мәдәният дөньясында" тапшыруында әйткән аерым фикерләрен тәкъдим итә

(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Драматург, язучы, композитор-башкаручы, шагыйрь, публицист, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәт Хәким, телевизор экраннарыннан югалып торса да, иҗатын туктатмаган. Бу хакта ул ТНВ телеканалының "Мәдәният дөньясында" тапшыруында әйтте, әдип анда туры эфирга чакырылган иде.  

"Озак вакыт телевизордан күренмәгәч, сез мине картаеп киткән, таяк белән килер инде дип уйлагансыздыр. Иҗатым туктамады. Яңа китабыма проза һәм сәхнә әсәрләре керәчәк. “Казан утлары” журналында повестьларым чыгып торды. 8 өр-яңа пьесам бар. “Бармы ришвәткә дәва" сатирик комедиямне Илгиз Зәйниев Камал театрында куя, хәзер репетицияләр бара. Күптән түгел Әлмәт театрында минем пьесам буенча премьера булды, Буа театрында “Килә ява, килә ява” әсәремне куялар. Оренбург театрында яңа пьесам куелачак. Өр-яңа 10-12 җырым да бар. Аранжировкаларны эшләтергә вакыт кына җитми", - диде ул. 

"Татар-информ" Зөлфәт Хәкимнең тапшыруда әйткән аерым фикерләрен тәкъдим итә:

Дөньяга хуҗа булу һәм бөеклек турында

Дөньяның хуҗасы булу мөмкин түгел. Үзеңнән дә талантлырак булу, үзеңнән дә акыллырак булу мөмкин түгел. Кешене шул кадәрле читен итеп яраткан Ходай – аңа баш, ике күз, ике борын тишеге, бер авыз биргән ул. 33 хәреф, 7 нота биргән. Кеше салкын тиеп тә үлеп китәргә мөмкин, хәтта кайгыдан да егылып үләргә мөмкин. Балачакта, әбиеңнең итәгенә ябышып торганда, син - дөнья хуҗасы, чөнки синең тирәдә барысы да бөтерелә, синең күңелеңне күрергә телиләр... Ә болай, мин дөньяның хуҗасы дип, җүләр кеше генә әйтә ала.

"Мин көчле, мин матур!" - дип кенә, син мәхәббәт тә, дөньяны да яулый алмыйсың, хәтта аерым бер кешенең – хатын-кызның да күңелен яулый алмыйсың. Мәсәлән, мин хәзер урамга чыгам да, мин – космонавт, диям. Миңа кем ышана? Космонтавт булыр өчен син космоска барып кайтырга тиеш.

Язучының вазифасы – дөньяны ничек тоемлый, шуны каләм белән кәгазьгә язып кую. Фәкать шул гына. Син аның белән бернәрсә дә эшли алмыйсың. Үзләрен даһи дип йөрүче әһелләр бар. Алар үзләрен шигырь язган өчен, иҗат иткән өчен күтәреп йөртергә тиешләр, аларга табынырга тиешләр дип саный. Алай түгел ул. Һәркем җырчы, һәркем шагыйрь. Аерма фәкать сыйфатта гына. 

Мине укучы, минем тамашачы – затлы кешеләр. Алар акыллы күзле кешеләр. Залга карагач, мин горурлык хисе кичерәм. Андый публикам булуы белән бик горурланам.

Минем өчен авторитетлар юк, ләкин мин хөрмәт иткән язучылар, шагыйрьләр бар. Мин иң нык хөрмәт иткән язучы да бу дөньядан китте инде – Аяз Гыйләҗев, ул Чыңгыз Айтматовлар дәрәҗәсендәге язучы. Иң яраткан шагыйрьләремнең берсе – Роберт Әхмәтҗанов та китеп барды. Газинур Моратны да бик көчле шагыйрь дип саныйм.

... Без шулай яратылган – яшьрәк вакытта артык өмет итәбез. Барыбер ахыр чиктә Ходай үзенекен итә. Хәтта Аллаһка ышанган кеше дә аңа кадәр барып җитә алмый, шул юлдан гына бара. Камиллекнең дә чиге юк. Кемдер шундый көчле тавыш белән матур итеп җырлый ди, ләкин ул бит чик түгел, аннан да көчлерәк җырлаучы булырга мөмкин. Хак юлдан барырга мөмкин, бармаска мөмкин – сүзне шул хакта гына алып барырга була. Бу дөньяда нәрсәгәдер ирешү мөмкин түгел. Дөнья шулкадәрле түгәрәк, аның кайда башы, кайда ахыры икәнен дә аңламыйбыз.

Иң җенем сөймәгән нәрсә – редакцияләрдә эшләүче язучылар яраткан әйбер – мәңгелек турында сөйләшү. Кемнең шигыре кала мәңгелектә, кемнеке калмый – шуны хәл итеп утыралар. Кемгә кирәк синең мәңгелектә каласыңмы-юкмы икәнең? Мәңгелеккә гомумән кирәкме ул? Ул турыда уйлаучы юк. 

Иҗат кешесе үзе белән гармониядә була алмый. Иҗат эше ул күпмедер дәрәҗәдә иблис эше кебек. Чөнки аның өчен конфликт, хис кирәк. Хисләнү ул кешене Аллаһы Тәгаләдән ерагайта. Миңа кайвакыт “Син нишләп язасың?” диләр. Чөнки минем эчтә конфликт яши. Кеше хак юлны тапкан икән, ул язудан туктый. Ләкин ул юлны табарга кирәк. Иҗатчы кеше ул уйга баткан була, ә Аллаһка ышанган кешенең күзе дә, йөзе дә якты була. Иҗатчы белән диндәге кешенең аермасын карагыз  – һәм сезгә бөтен нәрсә аңлашылачак.

Дуслык турында

Мин һәрвакыт индивидуаль рәвештә иҗат итүне кулай күрдем. Мин балачактан ук шундый, минем беркайчан дусларым да булмады. Мин "дус" дигән төшенчәне хәтта аңламыйм да. Теләктәшлек белдергән, фикердәш булган, синең фикереңне куәтли алган һәм сиңа кирәк вакытта сүз беләнме, башка нәрсә беләнме ярдәм итә алган кеше ул дус булмаска да мөмкин.

Камал театры һәм драматургия турында

Минем Камал театрына килүем бик кызык булды. Матбугатта сәяси сатирик әсәрләрем көн аралаш диярлек гөрләп чыгып барганда, мин Равил Шәрәфи беләнме, кем беләнме очрашырга дип, Камал театрына кергән идем. Аңа кадәр Марсель Сәлимҗанов белән таныш түгел идем. Театрга кергәч, коридорда Марсель Сәлимҗанов күренде. Русчалатып: “О, какие люди здесь ходят! Әйдәле”, - дип, бүлмәсенә алып кереп китте. Мин синең сатира әсәрләреңне укып барам, син драматург алымнары белән язасың, синдә драматург сизгерлеге бар, безгә пьеса язып карале, диде. Һәм мин “Алтын тарак” дигән сатирик хикәямне пьеса рәвешендә язып китердем дә, аны труппа алдында укыдым. Шәүкәт Биктимеров, башка олпат актерларыбыз, шәхесләребез торып, аңа бик зур бәя бирделәр. Махсус белеме дә юк, ә драматургияне белгән кебек яза – бу бит үзенә бер күренеш дип, мине канатландырып җибәрделәр. Марсель Сәлмҗанов минем 4-5 әсәремне сәхнәгә куйды. Аның урыны җәннәттә булсын.

Татар драматургиясе, башкалар, шул ук Башкортостан белән чагыштырганда, бик көчле. Татар драматургиясе юк дип үзләре булдыра алмаган кешеләр генә әйтә. Моны режиссерлар әйтә икән, димәк, аларның үзләренең генә буласылары килә. Татар драматургиясенә өстән карый торган режиссерлар “Бездә юк”, диләр. Алай дияргә бик җайлы ул. Ә бездә режиссерлар юк, дип әйтәм мин. Бездә бер, ике режиссер булырга мөмкин, ә чынында алар күп булырга тиеш һәм алар арасында конкуренция булырга тиеш.

90нчы еллар, бүгенге вәзгыять һәм, моңа бәйле рәвештә, иҗатның роле турында

Концертларда минем 20-30 ел элек язылган җырларымны сорап җырлаталар. Ул җырларны язган чорда мин бик нык авырдым. Алар - җан газабы белән язылган җырлар. Мин ул вакытта аңламадым, сизмәдем, белмәдем. Максат куймадым, башкалар кебек дан артыннан йөрмәдем, акча артыннан чапмадым. Әмма, ул вакытта йөгәнсезрәк холыклы булган йөздә дә, мин үземдә бер фикерне, уйны саклап килдем – бәхет артыннан чапсаң, беркайчан да бәхетле булмыйсың. Байлык артыннан чабучы кеше дә беркайчан да бай була алмый, чөнки аның чиге юк.

Драматургия 90нчы елларда бик авыр чор кичерде. Безне әсәрләрдә публицистика юк дип тәнкыйтьлиләр иде. Бәлки, шуңа Марсель Сәлимҗанов мине тартып та китергәндер. Аның заманы шундый иде. Ул вакытта публицист кирәк булгандыр.

1993 нче елның октябрендә безнең парламентны танклар белән утка тоттылар. Шуның туры трансляциясе телевизордан барды. Ул көнне театрга керсәм, Марсель Сәлимҗанов телевизор карап утыра. Кил әле, уйлап кара, ди. Шушы фонда нинди әсәр язып, халыкны шаккаттырып була? - ди.

Ни өчен бу вакыйганы искә төшердемме? Менә бүген карагыз: интернетта онлайн режимда нәрсә бара: кемне суялар, шартлаталар, яндыралар, кем батып үлә – син шуларны карап утыра аласың. Нәрсә генә күрмисең! Һәм шушы фонда кешеләрне нинди әсәрләр белән җәлеп итеп була? "Алай ярамый!" дигән китапларны, дини кануннарны моннан инде мең еллар элек язганнар. Кешене ике сәгатьлек спектакльгә алып килеп, син аның аңын үзгәртә алмыйсың. Чөнки ул әллә ничә еллар мәктәптә укыган, гаиләдә тәбрияләнгән.

Әдәби әсәрләргә, сәнгатькә артык зур таләпләр куялар шикелле. Ул тәрбияләми. Ул тәрбия циклында ниндидер бер звено гына булырга мөмкин.

Без мәдәниятне цивилизация алмаштырган заманда яшибез. Без бүген чыккан җиһазларга табынабыз. Рух читкәрәк этелде. Матди нәрсәләр өскә калыкты. Моның өчен кешене гаепләп булмый. Аның затлы ризык ашыйсы килә икән, затлы диванда йоклыйсы килә икән, затлы машинада йөрисе килә икән, аның өчен кешене ачуланырга кирәк түгел. Синең китабыңны укымасалар да, ул кешене ачуланырга кирәк түгел. Менә шундый заманда синең фикереңне инкарь итсәләр дә, ул барыбер туктамый, алга бара. Бу цикл гынадыр, ул үтеп китәр. Рухтан башка барыбер булмый.

Белешмә: Зөлфәт Хәким 1960 елда Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туа. 1980 елларда сәнгатькә һәм әдәбиятка килә. Татар дөньясында ул шагыйрь, композитор, драматург, проза остасы буларак мәгълүм.

Иң билгеле проза әсәрләре - “Курку” повесте, “Мәгънәсез низаг”, “Котлы булсын туегыз!” хикәяләре. Драматургия - “Мәңгелеккә изге сәфәр” пьеса-кыйссасы, “Җүләрләр йорты” трагикомедиясе, “Карак”, “Килә ява, килә ява”, “Мин төш күрдем”, “Чапты атым Казанга” һ.б. пьесалары.

Иң билгеле җырлары - "Җырларым-хыялларым", "Нәрсә булды сиңа бүген", "Сентябрь алмалары" һ.б.

2009 елда Зөлфәт Хәким, башка иҗатчылар белән берлектә, үзе язган «Телсез күке» театраль романы буенча сәхнәләштерелгән спектакль өчен Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясенә лаек булды.

11 августта Зөлфәт Хәкимнең туган көне.

(Алсу Исмәгыйлева әзерләде)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100