news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә күп балалы гаиләгә зур бүләк ясадылар

Балаларга автокресло, өстәл уеннары бүләк иттеләр

Әгерҗедә күп балалы гаиләгә зур бүләк ясадылар
http://agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 10 июль, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»).Әгерҗе районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Айдар Әхмәтшин һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасының бүлек җитәкчесе Раушания Тимкина Әгерҗедәге күп балалы Кадроваялар гаиләсенә балалар автокреслосы бүләк итте.

«Кечкенә пассажирлар өчен балалар өчен автокреслосы төп һәм иң нәтиҗәле саклау чарасы булып тора, — диде ЮХИДИ башлыгы Айдар Алмазович.

Шулай ук Раушания Вәсимовна балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча мини-викторина үткәрде, ә аннан соң буяулар җыелмасы һәм өстәл уеннары бүләк итте.

Мария Кадровая җитәкчеләргә шундый кирәкле һәм файдалы бүләк өчен рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100