news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай башлыгы: Чувашлар — җир халкы

Камил Гыйльманов районда бәйрәмнәрне милләтләргә бүлеп карамауларын әйтте.

Аксубай башлыгы: Чувашлар — җир халкы
Фото: Гөлнар Гарифуллина

(Аксубай, 10 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Аксубайда чувашларның «Уяв» милли бәйрәме узды. «Чувашлар — җир халкы», — дип бәяләде Аксубай башлыгы Камил Гыйльманов.

«Чувашлар — эшчән, тату, төпле халык, алар матур йортлар төзиләр, производствода да, авыл хуҗалыгында, терлекчелектә эшлиләр, демография ягыннан да алдынгы алар. Алар тырышып эшли, күршесенә караганда яхшырак яшәргә тели. Чувашлар — җир кешесе», — диде район башлыгы «Татар-информ» га.

Ул күп гасырлар инде чувашлар шушы җирдә яшәгәнен искәртте. «Күп милләтле район бездә: рус, татар, чувашлар дус булып яшиләр. Аксубайда чувашлар халыкның 45 процентын тәшкил итә», — диде.

Камил Гыйльманов бәйрәмнәрне милләтләргә бүлеп карамауларын әйтте. «Татарның Сабан туенда барысы да бар, русларның Троица бәйрәме үтте, анда да барлык милләтләр катнашты. „Уяв“ та да барлык милләтләр бер әйлән-бәйләнгә баса. Мәгънәсе шунда: халык урып-җыю алдыннан көч җыя, ял итеп ала, аннары җирдә эшләргә тиеш», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100