news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда аномаль эсселекне салкын һава торышы алмаштырачак

Термометр баганалары 29 градустан югарырак күтәрелмәячәк.

Татарстанда аномаль эсселекне салкын һава торышы алмаштырачак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 11 июльдә, Татарстанда аномаль эсселектән соң суытып җибәрәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Температураның түбәнәюенең сәбәбе - бүген республика территориясенә килгән салкын атмосфера фронты. Алдагы төндә ул төбәккә йогынты ясавын дәвам итәчәк. Татарстанның көнчыгышында җил көчәюе һәм кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Көндез явым-төшем булу ихтималы бик аз. Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Төнлә һава температурасы +14 тән +19 градуска кадәр булачак. Көндез һава +24, +29 градуска кадәр җылыначак, дип  хәбәр итә синоптиклар.

Хәер, метеорологлар Татарстанда аномаль эсселектән тынычлык озак булмаячак, дип фаразлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100