news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы айда Россия туристларының Татарстан белән кызыксынуы арткан

Республика авиабилетларны броньлау арткан юнәлешләр буенча беренче өчлеккә керде.

Соңгы айда Россия туристларының Татарстан белән кызыксынуы арткан

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Соңгы айда коронавирус пандемиясе дәвам итү һәм чикләү чараларын акрынлап бетерү фонында Россия туристларының Татарстанга карата кызыксынуы артты. Сәяхәтчеләр өчен Biletix сервис тикшеренүләре нәтиҗәләре әнә шундый. Бу хакта Lenta.ru хәбәр итә.

Республика июнь аенда авиарейсларда урыннар броньлау арткан юнәлешләр буенча беренче өчлеккә керде. Татарстанга очучы самолетларга броньлау күләме 38 процентка арткан, бу күрсәткеч буенча төбәк өченче урында тора.

Броньлау саны 57 процентка артып, Калуга өлкәсе беренче урынны алды. Кырым икенче булды – анда 49 процент. Дүртенче һәм бишенче позициядә Башкортстан (37 процент) һәм Калининград өлкәсе (30 процент) тора.

Иң начар нәтиҗәләр Байкал арты крае, Хакасия, Приморье крае, Томск һәм Пенза өлкәләрендә. Бу төбәкләрдә броньлау саны 86 проценттан 74 процентка кадәр кимегән.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казанда тыюларны бетергәннән соң туризм өлкәсендә вакансияләр саны 2,5 тапкырга артканлыгын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100