news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымга «бердәм» билет белән бару мөмкинлеге барлыкка килде

Кырым 1 июльдән ял итәргә теләүче туристларны кабул итә башлады.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Алушта, Ялта, Феодосия һәм Судакка «бердәм» билетлар белән бару мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хакта «Бердәм транспорт дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы («ЕДТ») матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. 

Кырым 1 июльдән ял итәргә теләүче туристларны кабул итә башлады. Кырымда яшәүчеләр өчен эчке туризм 15 июньнән башланды. 

«ЕТД» оешмасы 10 июльдә, Краснодар һәм Анапа тимер юл вокзалларыннан һәм Анапаның «Витязево» халыкара аэропорты аша Кырым ярымутравының дүрт шәһәренә «бердәм» билет буенча автобуслар йөртә башлады», — дип хәбәр иттеләр компаниядә.

«Бердәм» билет рейслар арасында уңайлы кисешүне тәэмин итә, автобус билеты белән биш яшькә кадәр баланы түләүсез йөртү, барлык маршрут өчен бер тапкыр түләү мөмкинлеге бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100