news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттахов протест белдерүче яшьләр белән социаль челтәрләрдә аралаша

Яшь буынның протест сәбәпләрен һәм асылын вакытында ишетергә алар белән диалогка керергә кирәк дип саный Татарстанның яшьләр министры.

Дамир Фәттахов протест белдерүче яшьләр белән социаль челтәрләрдә аралаша

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан яшьләрендә кискен оппозицион карашлар юк, чөнки алар белән вакытында диалоглар төзелә, аларны тыңлыйлар. Бу фикерне Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстанның яшьләр министры Дамир Фәттахов әйтте.

«Протестның сәбәбен һәм асылын вакытында ишетергә кирәк, чөнки аларның һәрберсендә ниндидер тезис бар, кабинетларда качып ятарга түгел, ә вакытында диалог төзергә кирәк», — диде министр.

Әлеге диалоглар аркасында Татарстан яшьләрендә кискен оппозицион карашлар юк, дип белдерде министр. Беренчедән, аларны ишетәләр. Икенчедән, бу комплекслы якын килү.

«Мин социаль челтәрдә күп утырырга мәҗбүр, директка язучыларга җавап бирәм. Бу минем эшнең җитди өлешенә әверелде, ә ниндидер күңел ачу чарасы түгел, монда безне ишетәләр, күрәләр һәм безнең белән элемтәгә керәләр», — диде министр.

Яшьләр министрлыгының субкультура вәкилләре белән аралашуны ничек җайга салуы, хулиганнар белән ничек аралашырга икәнен һәм «Радуга» дип аталган балалар лагерьләренда ЛГБТ пропагандасы бармы-юкмы икәнен ТР Яшьләр министры Дамир Фәттаховның интервьюсында укырга була. Әңгәмә иртәгә sntat.ru сайтында чыгачак. Видеоверсияне «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында карарга мөмкин булачак.

«Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасының телевизион версиясе шимбә 18:30 сәгатьтә һәм якшәмбе 13:30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100