news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Covid-19 аркасында Россиядә кабат чикләүләр кертелергә мөмкин

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле коронавирусның икенче дулкынына әзер булырга кирәк дип белдерде.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы таралу белән бәйле рәвештә чикләүләр кабат кертелергә мөмкин. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйновичка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Әгәр физик дистанция сакланмаса, авыру очраклары артса — башкача мөмкин булмаячак», — диде Мелита Вуйнович.

Чикләүләрне кабат кертү мөмкинлеге дөньяда коронавируска каршы вакцина яки дару уйлап тапканчыга кадәр сакланачак.

«Моңа әзер булырга кирәк. Бу иртәрәк булса яхшы, вирусның күбрәк таралуын көтеп торырга кирәкми. Янгынны кечкенә булганда сүндерергә кирәк», — диде Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле. 

news_right_1
news_right_2
news_bot