Татарстанлыларга коммуналь түләүләрне исәпләп чыгару өчен онлайн-калькулятор ясалды

Калькулятор хезмәтләр бәясенең узган ел белән чагыштыргандагы мөмкин булган иң зур артымын хисаплап чыгара.

(Казан, 10 июль, "Татар-информ"). Татарстанда коммуналь түләүләрне исәпләп чыгару өчен онлайн-калькулятор эшли башлады. Анда http://kt.tatarstan.ru сайты аша кереп була.

Башта “Мөрәҗәгать һәм гражданнарны кабул итү” (обращение и прием граждан) менюсына керергә кирәк. Анда коммуналь түләүләр калькуляторы ачылачак. Беренче этапта шәһәрне, аннары исәпләү чорын, шулай ук адрес, яшәү шартларын (гомуми мәйдан, йорт төре, теркәлгән гражданнар саны) күрсәтергә кирәк. Аннары эш инструкция буенча башкарыла.

Сайтта калькулятор чыгарган сумманың хисап үзәгеннән алынган бәя белән туры килмәве гомумйорт ихтыяҗларына бәйле булырга мөмкинлеге искәртелә. Барлык мәсьәләләр буенча региональ исәп-хисап үзәгенә (РРЦ) һәм идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтындагы хәбәрдә.

Калькулятор хезмәтләр бәясенең узган ел белән чагыштыргандагы мөмкин булган иң зур артымын хисаплап чыгара. Аның өчен “Артымны тикшерергә” төймәсенә басу сорала. Тиешле бәядән артып киткән очракта да үз идарәче компаниясенә мөрәҗәгать итергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, 1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь тарифлар артты.