Ютазыда быелның 6 аенда 67 пар язылышкан

Өйләнешү турындагы гаризаларның 97,7 проценты интернет аша тапшырылган

 (Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Ютазы муниципаль районының ЗАГС бүлеге агымдагы елның 6 аенда гражданлык хәле турындагы 448 актны теркәгән, физик һәм юридик затларга 474 документ тапшырган.
Быелның 6 аенда районда 151 бала туган. Бу - узган елның шушы чорындагы күрсәткеч дәрәҗәсендә. 2012 ел барышында районда барлыгы 315 бала дөньяга килгән. Мондый зур күрсәткеч соңгы 20 ел эчендә күзәтелмәгән булган.
Бала туу күрсәткечләре Әбсәләм, Урыссу, Ютазы авыл җирлекләрендә күзәтелгән. Районда икенче, өченче һәм аннан соң туган балалар өлеше дә кимеми. Беренче яртыеллыкта 58 беренче, 60 икенче, 24 өченче һәм 8 дүртенче һәм аннан соңгы балалар туган. Барлыгы бу чорда 72 кыз һәм 79 ир бала дөньяга аваз салган. Иң өлкән ата-анага 47шәр яшь, иң яшь әтигә – 23, әнигә 17 яшь.
6 ай эчендә 67 пар язылышкан. Өйләнешү турындагы гаризаларның 97,7 проценты интернет аша тапшырылган. Гаилә корырга теләчеләрнең яшен анализлаганда, ирләрнең генә түгел, хатын-кызларның да олыгая баруы күзәтелә. Ирләр арасында өйләнүчеләрнең уртача яше - 25-34, алар барлыгы – 49 процент. Хатын-кызларның күбесе 18-24 яшьтә кияүгә чыккан, бу барлык кияүгә чыгучыларның 41 проценты. Кияүләрнең 24 процентына һәм кәләшләрнең 22 процентына 35 яшьтән дә артык.
Аерылышырга теләүчеләр саны – 46 пар, узган ел дәрәҗәсендә.
Беренче яртыеллыкта районда 148 кеше үлгән. Узган елның шушы чорына караганда 55 кешегә азрак, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.