Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә ОСАГО полисын рәсмиләштерү кагыйдәләрендә үзгәрешләр көтелә
Яңа закон проекты 2021 елның 22 августында үз көченә керергә мөмкин.
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы россиялеләрне, ОСАГО полисын рәсмиләштерү өчен, техник карау процедурасы нәтиҗәләре буенча диагностика картасын күрсәтү ихтыяҗыннан азат итә торган төзәтмәләрне өченче укылышта кабул итәргә ниятли.
Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Коммерсантъ» газетасына сылтама белән хәбәр итә.
Россия автоиминиятчеләр берлеге ел башында беренче тапкыр шундый тәкъдим белән чыккан иде.
Депутат Алексей Изотов белдергәнчә, төзәтмәләр хакында профиль комитетында фикер алышканнар. Моннан тыш, аларны Транспорт, Финанс, Эчке эшләр министрлыклары, Үзәк Банк белән килештергәннәр, Хөкүмәт исә үзгәрешләрне хуплаган.
Парламентарий мондый чараларның кирәклеген пандемия чорында техник карау станцияләренең саны кимүе белән аңлатты – бу базарда аларның кытлыгына китергән. Шунлыктан автомобиль хуҗаларына әлеге процедураны үтәргә урын юк.
Дәүләт Думасында шулай ук быелның 1 февраленә кадәр бирелгән диагностика карталарының гамәлдә булу вакыты 1 октябрьгә кадәр озайтылуы хакында искәрттеләр.
«Коммерсантъ» газетасы мәгълүматлары буенча, яңа закон проекты 2021 елның 22 августында үз көченә керергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз