news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенсия фонды: Эшкә сәләтсез кешене тәрбияләүчегә компенсация бирелә

Инвалидлар яки эшкә сәләтсез кешеләрне тәрбияләүче, үзләре эшләмәүче гражданнарны компенсация рәсмиләштерергә чакыралар.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Россия Пенсия фонды эшкә сәләтсез һәркемнең караучысы табылуын тели. Бу хакта «Татар-информ»да узган «Эшкә сәләтсез кешеләрне тәрбияләү» турындагы матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенең пенсияне билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлеге башлыгы Светлана Гайдук әйтте.

«Пенсия фонды бүлеге инвалидлар яки эшкә сәләтсез кешеләрне тәрбияләүче, үзләре эшләмәүче гражданнарны компенсация рәсмиләштерергә чакыра. Моны барлык эшкә сәләтле, ләкин эшләми торган кешеләр эшли ала. Кеше эшкә урнашкан очракта, үзе 5 көн эчендә бу турыда Пенсия фонды бүлекчәсенә хәбәр итәргә тиеш», — диде Светлана Гайдук.

Инвалид балалар һәм балачактан I группа инвалидларны әти-әнисе яки опекун караса, ай саен 10 мең сум, башка кешеләр караган очракта — 1200 сум. 80 яшьтән узган олы кешеләр һәм I группа инвалидлар (балачактан 1 группа инвалид булмаганнар) өчен 1200 сум компенсация каралган.

«Ярдәмгә мохтаҗ һәм аларны карарга әзер булган кешеләрдән гаризалар көтеп калабыз. Бу янәшәдә яшәгән күршең яисә яше туры килә торган укучы бала да була ала», — диде Светлана Гайдук.

Инвалид яисә 80 яшьтән олы кешеләрне караган һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты күләмендә иминият стажы исәпләнә. Компенсация эшкә сәләтсез кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot