news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Фатих Әмирхан яшәгән йортта реставрация эшләре төгәлләнеп килә

Бу йортта яшәгәндә ул «Мәгариф», «Кызыл шәрык» һәм «Безнен юл» журналларында мөхәррир, тәрҗемәче һәм рецензент булып эшли.

Казанда Фатих Әмирхан яшәгән йортта реставрация эшләре төгәлләнеп килә
Михаил Захаров

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Быел көз Казанда Колодкина йорты реставрациясен тәмамларга ниятлиләр. Анда күренекле татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан яшәгән. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Объектны 2015 елда торгыза башлаганнар. Жуковский урамы, 12 йорт адресы буенча урнашкан бина казанлыларга «гәрәбә йорты» буларак билгеле. Ул XIX гасыр ахырында төзелә һәм 1913 елга кадәр дворян Людмила Колодкинаныкы була.

Фатих Әмирхан биредә 1916 елдан 1926 елга кадәр яши. Шунда ук ул «Мәгариф», «Кызыл шәрык» һәм «Безнен юл» журналларында мөхәррир, тәрҗемәче һәм рецензент булып эшли. 2018 елда бу йортны төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип таныдылар.

Реставрация эшләре төгәлләнгәч, милекче ике катта да берничә ресторан һәм кафе ачарга планлаштыра.

Фатих Әмирхан яшәгән беренче катта язучының истәлеген мәңгеләштерергә планлаштырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100