news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт: Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт Конституциядә беркетелергә тиеш

Үсеп килүче буынны дөрес тәрбияләп кенә хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт формалаштырырга мөмкин.

Эксперт: Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт Конституциядә беркетелергә тиеш
архив/Владимир Васильев

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Яңартылган Конституциядә РФ Хөкүмәтенең җәмгыятьтә хайваннарга карата җаваплы караш формалаштыру — дөрес юнәлештә бер адым, дип саный Казан котокафесы директоры Ольга Александрова.

«Бу ышанычлы адым. Әмма иң мөһиме — хайваннарга карата мөнәсәбәтне җәза аша түгел, ә тәрбия аша үзгәртергә кирәк», — дип билгеләп үтте Александрова.

Аның сүзләренә караганда, үсеп килүче буынны тәрбияләү нәтиҗәсендә хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт формалаштырырга мөмкин. «Балалар хайваннар белән күбрәк аралашкан саен, алар кешелеклерәк була башлый», — дип өстәде котокафе директоры.

Искәртеп үтәргә кирәк, Төп законның 114нче маддәсенә үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә торган төзәтмәләр нигезендә, РФ Хөкүмәте илнең уникаль табигый һәм биологик күптөрлелеген саклауга, җәмгыятьтә хайваннарга карата җаваплы караш формалаштыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100