news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

12 июньдә Казан Кремлендә кайбер күргәзмәләр бушлай эшләячәк

Экскурсияләр алдан язылу буенча үткәрелә.

12 июньдә Казан Кремлендә кайбер күргәзмәләр бушлай эшләячәк
Рамиль Гали

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Россия көнен бәйрәм итү хөрмәтенә, 12нче июньдә шәһәр халкы һәм кунаклары «Казан Кремле» Музей-тыюлыгында кайбер күргәзмәләрдә бушлай катнаша алачак.

«Манеж» залының «Яңарыш» күргәзмәсенә килүчеләр Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар тарихы белән танышачак. Экспозициядә «Яңарыш» фонды эшчәнлеге нәтиҗәсендә торгызылган объектлар тәкъдим ителә.

Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда шәһәр халкына һәм Казан кунакларына «Тарихка таба» күргәзмәсен күрсәтәчәкләр. Ул ТАССР барлыкка килүенең 100 еллыгына багышланган һәм оборона җитештерүнең, авыл хуҗалыгының төрле өлкәләрендә төбәкнең төп казанышларын күрсәтә.

Күргәзмәләрдә булганда килүчеләргә 1,5 метр дистанцияне сакларга, битлек һәм перчаткалар кияргә кирәк. Экскурсияләр алдан язылу буенча үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100