Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсендә балалар Сабан туенда көрәштә 8 сыйныф укучысы җиңгән
Милли көрәштә җиңгән Айнур Минһаҗевка традицион бүләк - тәкә тапшырылган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында балалар Сабан туенда көрәштә 8 сыйныф укучысы Айнур Минһаҗев җиңгән. Аңа тәкә тапшырганнар. Бу хакта Самара татарлары сайты хәбәр итә.
"Сабан туеның иң матур өлеше - милли көрәш. Анда 8 сыйныф укучысы, яшь батыр Айнур Минһаҗев җиңүче булды. Аңа традицион бүләк - тәкә һәм истәлекле бүләк тапшырылды", диелә бу хәбәрдә.
Бәйрәмдә зур концерт программасы булган. Сәхнәдә балалар җырлар һәм биюләр башкарган, шигырь сөйләгән. Мәйданчыкта балалар, көч, зирәклек һәм җитезлектә ярышкан. Җиңүчеләр лаеклы бүләкләр алган.
"Камышлы районы хакимиятенә, Ярмәк авыл җирлеге хакимиятенә, мәчет, иҗтимагый совет, авыл активистларына, күп санлы иганәчеләргә Сабан туе югары дәрәҗәдә үтсен өчен шактый тырышырга туры килде. Район башлыгы Р. К. Баһаветдинов балалар Сабан туен уздыруның мөһимлеге балаларны һәм яшьләрне спортка, милли мәдәни, рухи-әхлакый кыйммәтләргә җәлеп итүдә, дип әйтте", диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз