«Мундирлы»ларның мактаулы яки кыңгыр эшләре турында «ышаныч телефонына» хәбәр итәргә була

Быел Татарстанда эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең 10сы ришвәттән баш тарткан, шул ук вакытта 12се җинаять һәм 154е дисциплинар җаваплылыкка тартылган

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында закон һәм тәртип сагында торучы хезмәткәрләрнең хокук бозу очраклары буенча брифинг үткәрелде. Журналистлар белән очрашуга килгән әлеге министрлыкның үз күркынычсызлыгы идарәсе җитәкчелегенә 1 июньнән генә керешкән милиция полковнигы Рөстәм Вәлиуллов башта үзе белән таныштырды. Ул 1994 елдан эчке эшләр органнарында хезмәткә керешкән, 2003 елдан бирле министрлыкның эшләр белән идарә итү һәм режим идарәсенә җитәкчелек иткән булган.

 Р.Вәлиуллов сүзләренчә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының үз күркынычсызлыгы идарәсе Идел буе Федераль округында иң алдынгыларының берсе булып тора. Бу ел башыннан бирле идарәгә эчке эшләр  бүлекләре хезмәткәрләренә карата 800 хәбәр, шушы идарә адресы буенча оешмалар һәм халыктан алар өстеннән 328 гариза һәм шикаять алынган һәм болар барысы да карап-тикшерелгән. Арада иң катлаулыларын тикшерү максатында 170 хезмәти һәм 75 оператив тикшерү ясалган. Нәтиҗәдә, шикаятьләрнең һәр бишенчесе һәм хәбәрләрнең һәр өченчесендә фактлар расланган. Шушы вакыттан бирле хезмәткәрләр катнашында 19 (аларның 10сы – вазифаи) җинаять эше беленгән һәм алар 15 җинаять эше (узган елның шушы ук вакытында – 12) кысаларында тикшерелгән. Җинаять җаваплылыгына 12 хезмәткәр тартылган (узган елның шушы вакытында – 13) һәм хәзерге вакытта 4се хөкем ителгән. Болардан кала, эчке эшләр бүлекләренең 154 хезмәткәре дисциплинар җаваплылыкка тартылган, шул исәптән 20се эштән куып чыгарылган (узган елны шул ук вакыт аралыгында 210 хокук бозу беленгән, 146 хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 18е эштән чыгарылган).

 Мәсәлән, Казандә яшәүче берәүдән юл кагыйдәләрен бозган өчен, административ җаваплылыкка тартмау тәкъдиме белән, 10 мең сум ришвәт таләп иткән ЮХИДИнең юл-патруль хезмәте полкы 2 батальонының 4 нче взвод командиры Владислав Ольхин оператив тикшерү барышында ришвәт алганда кулыннан эләктерелгән һәм 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән. Р.Вәлиуллов китергән тагын бер мисал: Казанның Совет районы эчке эшләр бүлеге участок милиционеры Андрей Идрисов, җинаять эше ачуны йолып калу өчен, берәүдән 50 мең сум акча таләп иткәнгә 2 елга ирегеннән шартлы рәвештә мәхрүм ителгән.

 Министрлыкта хезмәткәргә, ришвәттән баш тарткан өчен, аңа тәкъдим ителгән сумма кадәр акча бирү гамәлдә (100 мең сум – максималь сумма). Дөрес, моның өчен шуның буенча җинаять эше ачылып, судта шушы фактны раслау зарур. Ел башыннан бирле эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең 10сы (узган елның шушы ук вакыт эчендә – 7се) ришвәттән баш тарткан. Министрлыкның үз куркынычсызлыгы идарәсе тикшерү һәм оператив мәгълүматны тарату бүлеге быел ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы системасы хезмәткәрләренең эшчәнлегендә хокукый кысаларга сыймаган гамәлләр турында 300 шикаять һәм башка төр мәгълүмат алган. «Безнең идарә шуларның 170ен тикшерергә өлгерде, әмма 138е, ягъни 80 проценты расланмады. Шикаять язучыларның яртысы җинаять эшенә тартылган гражданнар яки аларның туган-тумачасы, адвокатлары яки аерым хезмәткәрләрне эшеннән чыгартуда кызыксынучылар тарафыннан язылганлыгы ачыкланды», - дип белдерде Р.Вәлиуллов. Күренә ки, фактларның дөреслеге генә түгел, шикаять язучы да әлеге структура тарафыннан тикшерелә. Мәсәлән, берәү министрлыкның үз күркынычсызлыгы идарәсенә, көч куллану белән куркытып, патруль-пост хезмәткәрләре бөтен хезмәт хакымны тартып алдылар, дип мөрәҗәгать итә, ә тикшерү барышында ул кешенең исерек килеш барлык акчасын уен автоматларында оттырып бетерүе ачыклана. Гомумән, шуңа охшаш мисаллар шактый, ди милиция полковнигы Рөстәм Вәлиуллов.

 Хәзерге вакытта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында 24 мең тирәсе хезмәткәр эшли, аерым алганда, министрлыкның үз куркынычсызлыгы идарәсендә – 50. Әлеге идарә карамагына, министрлык хезмәткәрләреннән тыш, министрлыкка караган югары уку йортлары, миграция хезмәте дә керә. Идарә башлыгы исә хезмәткәрләргә карата шикаятьләрнең соңгы елларда артуы министрлыкның халыкка ачыла баруы, теләсә кемнең закон, хокукый нормаларны бозган хезмәткәр хакында хәбәр итеп булу мөмкинлекләре артуы белән аңлата. Идарәнең «ышаныч телефоны» буенча мундирлыларның кыңгыр эшләре турында эш сәгатьләрендә хәбәр итәргә мөмкин: 533-38-78.