Башкортстан Татар конгрессы киләчәк эшчәнлеккә рөхсәт алды

Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты үзенең чираттагы җиңүе хакында белдерде
(Уфа, 10 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты үзенең чираттагы җиңүе хакында белдерде.
Ярты елга якын барган тырышлыклар белән, үзен яңадан рәсми теркәтүгә иреште БР Татар конгрессы.
Мәгълүм булуынча, былтыр декабрь аенда БР Татар конгрессы үзенең чираттагы корылтаен үткәреп, анда Конгрессның яңа рәисен һәм яңа Башкарма комитет әгъзаларын сайлаган иде. Шуннан соң оешманы теркәтү тирәсендә төрле каршылыклар туа башлады. Республика Теркәү палатасы тарафыннан кирәк-кирәкмәгән тикшерүләр, аяк чалулар булуы турында Конгресс вәкилләре берничә мөрәҗәгать тә ясаган иде.
БР Татар конгрессы тиздән үзенең чираттагы җыелышын үткәрәрегә ниятли. Анда Башкортстанда татар мәгарифе торышы тикшереләчәк. Бу өлкәдә хәлләр бик шәптән түгел, дип белдерә Татар конгрессы әгъзалары.
Башкорт телен яхшы аңлаган тугандаш татар халкы балаларына, “башкорт теле - дәүләт теле” дигән сылтау белән, көчләп башкорт телен укыту кертелүе аеруча аңлашылмаучанлык тудыра.
Соңгы елларда Башкортстанда 152 татар мәктәбенең ябылуы, татар телен фән буларак өйрәнгән 138 мәктәптә укыту туктатылуы борчылдыра.
Шунысын да искәртик, былтыр декабрь аенда үткән БР Татар конгрессы корылтаена Башкортстан рәсми хакимиятләре вәкилләре килмәде. Шуның белән алар бу корылтайны танымауларын белдерде. БР Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Рушан Галләмов әйтүенчә, республика җитәкчелеге тарафыннан татарның иң зур рәсми җәмәгатьчелек оешмасына шундый мөнәсәбәт үзе үк татар проблемаларын чишүгә бәйле карашны да ачык күрсәтә.