Зилә Вәлиева: “Сабантуй – тирән традицияләрен югалтмаган һәм һәрчак яңа бәйрәм”

Зилә Вәлиева: “Сабантуй – тирән традицияләрен югалтмаган һәм һәрчак яңа бәйрәм”

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Люция Камалова). Бүген Теләче муниципаль районында татар халкының милли бәйрәме Сабан туе узды. Бәйрәмдә ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, РФ Президентының Киңәшчеләр аппараты департаменты башлыгы Александр Смиронов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Территорияләр белән эшләү буенча идарәсе башлыгы Булат Зиннуров һәм башка рәсми затлар катнашты. Сабантуйга шулай ук Согуд Гарәбстаны Корольлегенең мәдәният һәм мәгълүмат министры урынбасары Абу Бакр җитәкчелегендә әлеге илнең делегациясе килде.

Теләче районы чигендә кунакларны район хакимияте башлыгы урынбасары Фидаил Мортазин каршы алды. Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева, шулай ук республика кунаклары чәкчәктән авыз итте һәм җирле үзешчән ансамбль башкаруында халык биюләрен тамаша кылды.

Сабантуй Теләче районы мәйданындагы матур чыгышлардан башланып китте. Милли киемнәр кигән артистлар гармунда уйнау, җырлау һәм бию осталыкларын күрсәтте. Шәмсун хәзрәтнең вәгазе исә гарәп кунакларында кызыксыну уятты.

Чараның рәсми өлешен Теләче районы башлыгы Илдар Низамов ачты. Ул район халкын язгы-кыр эшләре тәмамлану белән котлады. Мәдәният министры халыкка Татарстан Президенты Минтимер Шәймиенең Сабантуй уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде һәм бу бәйрәмнең һәр татар кешесенең күңелендә яши торган үзенчәлекле бәйрәм булуын билгеләп үтте. “Согуд Гарәбстаны Корольлегендә яшәүче мөселманнар исеменнән сезгә сәламнәр юллыйм һәм бу искиткеч бәйрәм Сабан туе белән котлыйм”, - диде Согуд Гарәбстаны Корольлегенең мәдәният һәм мәгълүмат министры урынбасары Абу Бакр.

Аннары районның 89 хезмәт алдынгысына Татарстан Хөкүмәте һәм районы хакимиятеннән дипломнар, медальләр, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бу көнне теләчелеләр өчен Согуд Гарәбстаны Корольлегенең фольклор коллективы чыгышы иң якты мизгелләрнең берсе булгандыр, мөгаен. Гарәп туй биюләре биеп, милли уен коралларында уйнаган артистлар янында күп санда халык җыелды һәм концертны ахыргача карап бетерде.

“Минем өчен Сабантуй – иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе, - диде Зилә Вәлиева журналистларга биргән интервьюсында. – Бу дусларын күрү һәм бәйрәм дәрәҗәсенең ничек үсүенә тагын бер кат инану мөмкинлеге. Сабантуй тирән традицияләрен югалтмаган һәм һәрчак яңа бәйрәм булуы белән дә сокландыра. Әйтик, бүген мин бәйрәмдә бик күп яшьләр булуын, яңа вокаль коллективларны күрдем”.

Зилә Вәлиева шулай ук Татарстан Мәдәният министрлыгы адресына Сабантуй бәйрәме уңаеннан дөньяның төрле почмакларыннан котлау телеграммалары килүен хәбәр итте. Өстәвенә, быел милли бәйрәмебезне уздыру географиясе тагын да киңәйгән.

“Бәйрәм миңа бик ошады, әмма мине иң нык тәэсирләндергәне – авыл хезмәтчәннәрен бүләкләү. Мин Татарстанның хезмәт сөючән кешеләр республикасы булуын аңладым, - дип билгеләп үтте Абу Бакр. – Татарстаннан китәсе дә килми, ләкин мин кабат кайтырбыз дип ышанам. Без хәтта татарлар белән бер очрашасың икән, Татарстанга гел кайтып торасың дип тә шаяртабыз”.

Искәртеп үтәбез, бүген Татарстанда 7-10 июньдә уздырылган Согуд Гарәбстаны мәдәнияте көннәре тәмамланды.