Милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары конгрессында катнашучылар федераль хакимиятләр игътибарын җирле матбугат проблемаларына юнәлтергә ниятли

Милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары конгрессында катнашучылар федераль хакимиятләр игътибарын җирле матбугат проблемаларына юнәлтергә ниятли

(Алабуга, 10 июнь, «Татар-информ», Елена Миронова). Кичә “Федор Шаляпин” теплоходында уза торган II Милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары конгрессы кысаларында “Татар-информ” агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский “Россия мәгълүмат кырын формалаштыруда милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чараларының әһәмияте” темасына “түгәрәк өстәл” уздырды.

“Түгәрәк өстәл” дә катнашу өчен Конгресста катнаша торган бөтен делегацияләрнең диярлек җитәкчеләре язылды. Исегезгә төшерәбез, әлеге форумда Россиянең 44 төбәгеннән гаммәви мәгълүмат чараларын тәкъдим итүче 250 кеше җыелды. Табигый ки, “түгәрәк өстәл”дә бөтен кеше дә чыгыш ясый алмады, тик фикер алышу барышында милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чараларына хас булган проблемаларны ачыкларга, аларны хәл итү перспективаларын тикшерергә, һәрбер төбәктә булган кыенлыкларны җиңеп чыгу тәҗрибәсе белән уртаклашырга, шулай ук РФ башка өлкәләре һәм республикалары шартларына әлеге тәҗрибәне ни дәрәҗәдә куллану яки адаптацияләштерүне бәяләргә мөмкин булды.

Фикер алышуда катнашучылар игътибарны аеруча милли матбугатка бирде, чөнки нәкъ менә милли гаммәви мәгълүмат чаралары, шулай ук район газеталары белән хәлләр бигрәк тә кискен тора.

“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар фикер алышу нәтиҗәләре буенча резолюция әзерләргә һәм кабул итәргә дигән теләк белдерде. Россия төбәкләре вәкилләре әлеге документны хакимиятнең федераль органнары игътибарына кадәр җиткерергә тели, чөнки бүген төбәкләрнең матбугатында һәм радиокомпанияләрендә булган кыенлыклар законнарның камил булмавы, кайбер федераль медиа структуралар эшендә тотрыксызлык белән бәйле. Мәсәлән, дәгъваларның күбесе Бөтенроссия дәүләт теле-радиокомпаниясе адресына карата белдерелде. Ул төбәкләрдә аларның эфир вакытын кыскарта, ә моңардан беренче чиратта милли программалар зыян күрә.

Резолюциядә шулай ук төбәк һәм башка кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары өчен грантлар тәкъдим итүне җиңеләйтү буенча тәкъдимнәр кертү ниятләнә.