news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәп өчен яңа әсбаплар

Мәктәп өчен яңа әсбаплар

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). «Мәгариф» нәшриятында Фатыйх Урманченың 2 томлык «Татар халык иҗаты» китабының беренче кисәге-теория өлеше басылып чыкты. Озакламый аның хрестоматиясе дә дөнья күрәчәк. Нәшрият хезмәткәрләре әйтүенчә, бу китап яңадан җәмәгатьчелек соравы буенча бастырыла.

Нәшриятта мәктәп өчен берничә әсбап та дөнья күрде. С.Волкова һәм М.Моро тәрҗемәсендә татар мәктәпләренең 3нче сыйныф балалары өчен Математика дәфтәре басылып чыкты. Н.Максимов һәм С.Трофимованың «Татар теленнән дидактик материаллар» татар урта белем бирү мәктәбенең 8-11 сыйныфлары укытучылары өчен кулланма буларак тәкъдим ителә. Ә «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзов 1нче сыйныф укучылары өчен «Язарга өйрәнү» дәфтәрен төзеп чыгарды. Озакламый «Мәгариф» нәшрияты әлеге авторның «Әлифба»сын да нәшер итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot