Чаллыда 3 ел ябылып торган балалар бакчасы ачылачак

Чаллыда 3 ел ябылып торган балалар бакчасы ачылачак

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Чаллы шәһәренең 44нче санлы «Торнакай» («Журавлик») исемле балалар бакчасы шәһәрнең Мәктәпкәчә учреждениеләр идарәсе карамагына тапшырылды. Элекке «Таттелеком» оешмасының балалар бакчасы 3 ел буе ябылып торган иде. Күпсанлы ата-аналар һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы соравы буенча республика хакимияте бу мәсьәләне уңай хәл итте.

Мәгариф министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү секторы хезмәткәрләре әйтүенчә, әлеге балалар бакчасында элек 12 төркемдә балалар тәрбияләнгән. Бакча ябылгач алар төрле җиргә таралырга мәҗбүр булган. Ата-аналарның үтенечен күздә тотып, Мәгариф министрлыгы да бу мәсьәләне чишү ягын кайгырткан. Чаллы шәһәре Мәктәпкәчә учреждениеләр идарәсе җитәкчелеге әлегә балалар бакчасын яңадан торгызу буенча эшкә тотынган.