news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр көтелә

Республикада көннәр җылы, әмма яңгырлы булачак

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, яшенле яңгыр көтелә.
Казанда көндез температура 18-20 градус, Татарстан буенча 16-21 градус җылы тәшкил итәчәк. Шимбәгә каршы төндә Казанда 9-11 градус җылы булуы көтелә, ә Татарстан буенча – 7-9, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot