news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда акрынлап суыта

Көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы 23 градустан да югары күтәрелмәячәк.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Бүген, 10 майда, Татарстанда температура фонының акрынлап түбәнәюе дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы сакланачак, урыны белән яңгыр явачак. «Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, шулай ук яшенле яңгыр яварга һәм җил көчәергә мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +9..+14 градус тәшкил итәчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +18..+23 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot