news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама балалар бакчасы җитәкчеләре ветеран каберен карап торуны үз өстенә алган

Ул Түбән Каманың Ильинка авылы янындагы зиратта җирләнгән.

Түбән Кама балалар бакчасы җитәкчеләре ветеран каберен карап торуны үз өстенә алган
http://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Түбән Кама балалар бакчалары җитәкчеләре сугыш ветераны Яков Николаев каберен карап торуны үз өстенә алды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ул Түбән Каманың Ильинка авылы янындагы зиратта җирләнгән, мәктәпкәчә учреждение җитәкчеләре кабергә барып, аны чистартып торалар. 

Яков Николаев — Дан орденының тулы кавалеры. Ул  886 нчы аерым сапер батальоны составында сугышның башыннан ахырына кадәр мең километр юл үтә. Калинин, 2 нче Балтыйк буе, 3 нче Белоруссия фронтларында сугыша.

Көнбатыш, Калинин, Төньяк-Көнбатыш, 2 нче Балтыйк буе һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Смоленск сугышында (1941 ел), Калининны саклауда (1941 ел), Ржев-Вязьма һөҗүм операциясендә (1943 ел), Ленинград блокадасын өзүдә, Белоруссия (1944 ел) һәм Көнчыгыш Пруссия (1945 ел) һөҗүм операцияләрендә, Чехословакияне азат итүдә катнаша.

1944 елның февралендә Рожков күле янында (Ленинград өлкәсе) 113 минаны зарарсызландырып, дошманның мина кырларында 3 чыгу юлы ясый; 1945 елның 25 гыйнварында Дзингелен торак пункты янында (Лудзбарк шәһәреннән 20 км көнчыгыштарак, Польша) дошманның 28 минасын зарарсызландыра һәм мина кырларында 2 чыгу юлы ясый;

1945 елның 29 мартында Хайлигенбаль шәһәре (хәзерге Калининград өлкәсенең Мамоново шәһәре) өчен барган сугышларда дошман траншеясына беренчеләрдән булып бәреп кереп, яралы хәлдә дошманның орудие расчётын юк итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100