Россиядә чикләүләрне гамәлдән чыгаруның беренче этабында кием кибетләре ачыла

Моннан тыш, матурлык салоннары, ательелар, көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре, шулай ук азык-төлек булмаган кибетләр үз эшләрен яңадан башлап җибәрәчәк.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Зур булмаган өс һәм аяк киеме кибетләре Россиядә коронавирус инфекциясе таралу аркасында кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгуның беренче этабында ук ачылачак. Роспотребнадзорның эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институтының клиник тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Татьяна Руженцова стопкоронавирус.рф порталына шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Моңа сатып алучыларга тиешле дистанцияне сакларга мөмкинлек бирә торган зур булмаган өс һәм аяк киеме кибетләре керә. Беренче этапта сәүдә залының мәйданы 400 квадрат метрдан да артып китмәскә тиеш», - диде ул.

Моннан тыш, матурлык салоннары, ательелар, көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре, шулай ук азык-төлек булмаган кибетләр үз эшләрен яңадан башлап җибәрәчәк. Балалар бакчалары - икенче, мәктәпләр һәм югары уку йортлары өченче этапта эшли башлаячак. Театрлар, музейлар, бассейннар һәм спорт заллары өченче этапта гына ачылыр дип көтелә. Руженцова сүзләренчә, артистларның җәйгә планлаштырылган гастрольләре күчерелергә мөмкин.

Үзизоляция режимыннан чыгуның беренче этабында шулай ук ата-аналар, башка балалар һәм өлкәннәрдән максималь дистанция саклаган шартларда, балалары белән саф һавада йөри алачак.

Роспотребнадзор элегрәк илдә коронавирус инфекциясе таралу аркасында кертелгән чикләү чараларын гамәлдән чыгару этапларының критерийларын билгеләгән иде. Тиешле карарны Россиядәге аерым бер төбәкнең җитәкчесе кабул итәчәк. Алар шулай ук предприятиеләр, учреждениеләр һәм җәмәгать транспортының эш режимын, парк, пляж һәм зиратларга бару вакытын билгеләячәк. Коронавируска бәйле вазгыять кискенләшкән очракта чикләү чаралары теләсә кайсы этапта яңадан кертелергә мөмкин.