news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә Бөек Җиңү бәйрәме Мәңгелек ут янында үтте

Быел яңа форматта, санаулы гына чирмешәнлеләр катнашкан тантанада Бөек Ватан сугышында вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм автоматтан салют аттырдылар.

Чирмешәндә Бөек Җиңү бәйрәме Мәңгелек ут янында үтте
Кадрия Гамирова

(Чирмешән, 9 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә Бөек Җиңү бәйрәме мәңгелек ут янында үтте. Чарада муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, төрле оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Фердинат Дәүләтшин район үзәгендәге Мәңгелек ут янына килеп, янәшәдәге Билгесез солдат — Азатлык сугышчысы һәйкәле түренә венок куйды. «Бөек Җиңү бәйрәме безнең барыбыз өчен дә аерым бәйрәм. Бүген безнең хәтер тагын да нык булырга тиеш», — диде ул.

Быел яңа форматта, санаулы гына чирмешәнлеләр катнашкан тантанада Бөек Ватан сугышында вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм автоматтан салют аттырдылар.

  • Чирмешән районыннан Бөек Ватан сугышына 19 мең 852 кеше киткән, 8534се яу кырларында ятып калган яки хәбәрсез югалган.
news_right_1
news_right_2
news_bot