news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел россиялеләрне тагын бер озын ял көтә

12 июнь илдә эш көне булмаган бәйрәм көн санала, быел ул җомгага туры килә.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). 2020 ел ахырына кадәр Россиядә яшәүчеләрне 12 июнь – Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә тагын бер озын ял көтә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

12 июнь илдә эш көне булмаган бәйрәм көн санала, быел ул җомгага туры килә.

Тагын бер ял көне Халыклар бердәмлеге көне – 4 ноябрьдә көтелә. Ул быел чәршәмбегә туры килә һәм эш атнасын икешәр эш көненнән (2-3 ноябрь һәм 5-6 ноябрь) торган ике өлешкә бүлә.

news_right_1
news_right_2
news_bot