Татарстанда 22 градуска кадәр җылыта

Төнлә урыны белән бераз яңгырлар вып узачак, көндез явым-төшемнәр көтелми

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә, көндез явым-төшемнзр аз ихтимал. Җил төньяктан, көньяк-көнбатышка алмашынучан. 

Төнлә һава температурасы 3-8 градуска кадәр төшсә, көндез 17-22 градуска җылыта. Төнлә Казанда 8 градус, көндез термометр баганалары 22 градуска кадәр күтәреләчәк.

12 майга каршы төндә республикада болытлы һава, урыны белән бераз яңгырлар ихтимал. Һава температурасы 9 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.