news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа кызы фатирда бүре асрый

Кыз ерткыч җәнлекне Чиләбедән алып кайткан.

Уфа кызы фатирда бүре асрый
ufa1.ru

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Уфада яшәүче Алидә Насыйрова фатирында бүре баласы асрый. Гәүдәсе зур булуга карамастан, Кира кушаматлы бүре баласына нибары 10 ай. Ул 75 процентлы гибрид: бүренең әтисе яклап маламут бар, ә әнисе — чын бүре.

Башкортстанда асрау өчен бүре табу җиңел түгел, шуңа күрә кызга аның артыннан Чиләбегә барырга туры килгән. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы хәбәр итә.

«Кешеләргә агрессия күрсәтми, — ди Кираның хуҗабикәсе. — Аның психикасы көчле, тотрыклы, һәм агрессиягә ул җавап бирми. Аны тешләгән этләр бар, алар аның янында үзләрен агрессив тота, тик ул җавап бирми. Кира өрми, улый. Мәсәлән, мин фатирдан чыгып китә башласам улый ул. Шулай итеп ул миннән еракка һәм озакка киттеңме дип сорарга тырыша. Ягъни алар өчен улау — ерак араларда сөйләшү», — ди кыз.

Бүген алар фатирда икәү яши. Гомумән, Алидә сөйләвенчә, бүре этләрдән бик нык аерыла. Кыз аны чи ит, яшелчә, җиләк-җимеш белән сыйлый. Кира коры ризык ашамый. Әлбәттә, бүренең характеры да этләрдән бик нык аерыла икән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100