news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кулланылмый торган биналарның күпчелек өлеше — сәламәтлек саклау объекты

Хәзер республикада 971 кулланылмый торган объект муниципаль милек булып санала һәм 237 объект — республика милке.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Хәзерге вакытка Татарстанда файдаланылмый торган 971 объект — муниципаль милек һәм 237 объект республика милке бар. Аларның мәйданы 300 мең кв. метр һәм 99 мең кв. метр тәшкил итә. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев хәбәр итте.

Чараны видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Галиев мәгълүматлары буенча, хәзер республикада кулланылмый торган күчемсез милек объектларын инвентарьлаштыру буенча чаралар алып барыла, алар республика һәм муниципаль милек булып санала.

 Мондый биналар дүрт төркемгә бүленгән. Аларның беренчесе — төзелеп бетмәгән объектлар. Әлеге объектларны хуҗалык әйләнешенә кертү проект-смета документациясен эшләү нинди стадиядә булуына, финанслау чыганагын билгеләүгә һәм Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы бәяләмәсен алуга бәйле.

Татарстанда мондый 26 объект бар, аларның 24е муниципаль һәм икесе дәүләт милке санала.

Икенче төркемгә файдаланылмаган объектлар керә, алар тармак үсеше өчен кирәк. Кагыйдә буларак, бу биналарның торышы канәгатьләнерлек булмаган аркасында файдаланылмый.

Шулай ук башка тармакларда куллану өчен яраклы объектлар бар.

Соңгы төркемне авария хәлендә булган файдаланылмаган объектлар тәшкил итә. Алар куллану өчен яраклы түгел инде, шуңа күрә алар гамәлдән алыначак.

Файдаланылмаган биналарның күпчелек өлеше сәламәтлек саклау учреждениеләре объектларына туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100