Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада бакчачылык хәрәкәтен үстерү программасы турында фикер алыштылар
Түбән Кама республика программасында беренче катнашучылардан булды, программа ярдәмендә 2017-2020 елларда 264 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелде, әлеге сумма 25 меңнән артык участок территориясендә шартларны яхшыртырга мөмкинлек бирде.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин Түбән Кама бакчачылык ширкәтләре рәисләре белән «Татарстанда бакчачылык хәрәкәтен үстерү» дигән яңа программаны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу үткәрде. Фикер алышуда Татарстан бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин да катнашты.
Түбән Кама республика программасында беренче катнашучылардан булды, программа ярдәмендә 2017-2020 елларда 264 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелде, әлеге сумма 25 меңнән артык участок территориясендә шартларны яхшыртырга мөмкинлек бирде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Әлеге лимит кысаларында 4 ел эчендә су алу ноктасыннан алып, ширкәтләр чикләренә кадәр 10 километр озынлыкта торбаларны алмаштыру, 42 берәмлек насос җиһазын монтажлау, 5 резервуарны су башняларына алыштыру, каты көнкүреш калдыклары чыгару өчен 44 мәйданчык төзү эше башкарылды. Моннан тыш, 163 бункер һәм контейнер сатып алынды. Электр челтәрендә 5,87 километр линия һәм 11 трансформатор подстанциясен ремонтлау эше башкарылды.
Татарстанда бакчачыларның үзара салым программасы эшли, аның буенча республика бюджетыннан бер сумга ике сум бүлеп бирелә. Бу акча ширкәт участокларын төзекләндерүгә тотыла. Узган ел программада Түбән Каманың дүрт бакчачылык җәмгыяте катнашкан, алар 1,8 млн сум акча җыйганнар. Республика бюджетыннан тагын 3,8 млн сум акча күчкән. Эшнең гомуми бәясе 5,6 млн сум тәшкил иткән.
Владимир Дейнекин ширкәтләрдә икътисадый хезмәт оешмасы булдыру кирәклеген күтәрде, ул ширкәт рәисләренә һәм бакчачыларга ресурслардан рациональ файдаланырга ярдәм итәр иде.
Сүз уңаеннан, бакчачыларның территорияләрдән чүп чыгару сыйфаты белән канәгать булмаган күпсанлы мөрәҗәгатьләре аркасында, «Гринта» вәкилләре белән сөйләшүләр үткәрелде. Әйтик, хәзер түләү элек булган норматив буенча түгел, ә факт буенча башкарылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз