news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радий Хәбиров блогер Илья Варламов белән Уфа проектлары турында фикер алышты

Урбанист командасы Башкортстан башкаласы территориясендә транспорт проблемаларын хәл итү һәм иҗтимагый киңлекләрне булдыру вариантларын әзерләде.

Радий Хәбиров блогер Илья Варламов белән Уфа проектлары турында фикер алышты

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Бүген Башкортостан башлыгы Радий Хәбиров һәм блогер, урбанист Илья Варламов Уфаның үсеше һәм аның социаль инфраструктурасын камилләштерү турында фикер алышты. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Хәбиров сүзләренчә, республика башлыгы вазифасына килгәндә, төбәк территориясендә уңайлы парк территорияләре һәм имин балалар мәйданчыклары аз булган, тузган җәмәгать транспорты проблемасы кискен торган.

«Бүген без торак пунктларда яшәү һәм эшләү өчен чиста һәм уңайлы булган заманча шәһәр элементларын булдырырга тырышабыз. Мин сезнең „Мэрга 100 киңәш“ китабын укыдым, ул миңа бик ошады. Һәм мин аны безгә кая хәрәкәт итәргә икәнлекне аңлау өчен муниципалитетлар башлыкларына өйрәнергә киңәш иттем», — дип уртаклашты төбәк башлыгы.

Шулай ук сөйләшүдә Уфаның 450 еллыгына әзерлек эшләре дә каралды. Хәбиров сүзләренчә, бу зур һәм күп планлы бурыч. Әйтик, урбанистлар белән хезмәттәшлектә шәһәр хакимияте проектларны гамәлгә ашыруга заманча алымнарны өйрәнә, Башкортостан шәһәрләрен үстерү институты булдырылган, федераль конкурсларда катнашуга гаризалар бирелә.

«2019-2020 елларда Башкортстанның 16 муниципалитеты уңайлы мохит булдыру буенча Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Сезне республикага киләсе сәфәрегезнең берсендә без гамәлгә ашыра торган проектлар белән танышу өчен, зур булмаган торак пунктларга һәм шәһәрләргә барырга чакырам», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100