news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Казан оешмалары әзер ризык бәясен күтәрү мөмкинлеге турында фикер алыша

Азык-төлек продуктларының бәясе арту сәбәпле, рестораннар һәм кафелар әзер ризыкның бәясен күтәрергә мәҗбүр, ләкин моны «сиздермичә» эшләргә вәгъдә итәләр.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Азык-төлек бәясе артуы сәбәпле, Татарстан башкаласы оешмалары әзер ризыкларга бәяне арттырырга планлаштыра. Бу хакта Андрей Кузьминга интервьюда Казан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова хәбәр итте.

«Әлегә беркем дә бәяне үзгәртмәде. Бәяләрне яңадан карау турында сөйләшүләр бара. Ләкин бу сөйләшүләрдә мин шеф-поварның бәяләрне арттырганда, ризыкка өстәмә кыйммәт бирергә телибез, дип әйтүләрен ишеттем. Бу кулланучы 200 сумлык ризыкны хәзер 250 сумга ашагач үзен алданган дип хис итмәсен өчен эшләнелә. Минемчә, бу халык өчен алай ук сизелерлек булмас», — диде Шәрәфетдинова.

Белгеч сүзләренчә, бәяләр этаплап артачак һәм бөтен продукциягә дә күтәрелмәячәк. Рестораннар һәм кафелар клиентлар үзләре өчен кулай продукт сайлый алсын өчен аларның лояльлеген саклап калырга тели.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100