news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда яшәүче 103 яшьлек хатын-кыз коронавирустан прививка ясаткан

Ул — Уфада яшәүче 103 яшьлек Валентина Григорьевна Драган.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»).  Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа коронавирустан «Спутник V» вакцинасын ясаткан иң өлкән кешенең кем икәнлеген әйтте. Ул — Уфада яшәүче 103 яшьлек Валентина Григорьевна Драган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

«Ул бу атнада прививка ясатты. Хәзер Валентина Григорьевна — республикада коронавирустан прививка ясаткан иң өлкән кеше. Кадерле Валентина Григорьевна! Сезгә киләчәктә дә туганнырыгыз һәм якыннарыгыз игътибарын тоеп яшәргә телим һәм авырмагыз», — дип язган төбәк җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100