news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ярдәм» фонды инвалидлар һәм аз керемле кешеләрне бушлай кайнар аш белән сыйлаячак

Хәйрия фонды теләге булган кешеләрне «Тормыш юлы» социаль проектында катнашырга чакыра.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). «Ярдәм» ислам хәйрия фонды «Тормыш юлы» дигән социаль проект гамәлгә ашыра башлады. Аның ярдәмендә инвалидлар – күрмәүче һәм ишетмәүчеләр, ДЦП диагнозы куелган кешеләр, ялгыз яшәүче пенсионерлар, аз керемлеләр, шулай ук сукбайлар көн саен бушлай кайнар аш һәм ихтыяҗ булган очракта дарулар белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта фондның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кайнар ашны үз эченә алган ланч-боксларны «Ярдәм» фонды волонтерлары, барлык кагыйдәләр һәм күрсәтмәләрне үтәп, тиешле адреслар буенча китерәчәк», - диелә хәбәрдә.

Ризыкны китергәндә тиешле саклык чаралары күреләчәк: волонтерлар алдан ук телефоннан шалтыратып кайчан килергә җыенулары хакында кисәтәчәк һәм полиэтилен пакетка төрелгән ланч-боксны тапшыру өчен урындык сораячак. Шуннан соң волонтер берничә адым читкә китә һәм кеше урындыктан үзенә тиешле ланч-боксны ала.

Ихтыяҗ булган очракта, фонд тиешле дарулар сатып алуда да ярдәм итәчәк, алар бушлай бирелә.

«Ярдәм» фонды битараф булмаган кешеләрне хәйрия акциясендә катнашырга чакыра. Бер ланч-боксның хакы, китереп бирү бәясен дә кертеп, хәйриячегә 155 сумга төшәчәк. Акчаны түбәндәге реквизитлар буенча күчерергә мөмкин:

Карта Сбербанка 4276 6200 3466 6796. ФИО: Исмагилов Ильгам Фатхирахманович. Карта прикреплена к номеру телефона: +79600480778.

Реквизиты Национального исламского благотворительного фонда «Ярдэм»: НИБФ «Ярдэм» ИНН 1658087725 КПП 165801001 ОГРН 1071600003530 БИК 049205603 р/с 40703810562000000971 к/с 30101810600000000603 в Отделение «БАНК Татарстан» 8610 ПАО Сбербанк.

Түләүнең билгеләнеше: «Аз керемлеләрне ашату өчен хәйрия ярдәме».

Ярдәм алу өчен 8 (843) 258-07-78 телефоны буенча фондка шалтыратып, ланч-бокс китерү өчен заявка калдырырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100