news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 3 яшьтән 7 яшькәчә балаларга түләүләр тәртибен расладылар

Аның күләме күрсәтелгән түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән елга кадәрге елның икенче кварталында Татарстанда билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50 процентын тәшкил итә.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Министрлар Кабинеты 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр тәртибен раслады. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең тиешле карарына бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имза куйды.

Пособиене алу өчен Республика матди ярдәм үзәгенә гариза язарга һәм бала туу турындагы таныклыкның күчермәсен бирергә кирәк. Түләүне билгеләү яисә кире кагу турындагы карар гариза кабул ителгән көннән алып ун көн эчендә үзәк тарафыннан кабул ителә.

3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү гаиләнең җан башына уртача керем күләме бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган очракта бирелә. Хәзер Татарстанда билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы күләме 8 мең 889 сум тәшкил итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100