news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районының Сухрау авылы мәктәбенә 2 миллионлык ремонт ясалачак

Бу суммага мәктәптә технология (малайлар өчен дә, кызлар өчен дә), информатика, тормыш иминлеге нигезләре кабинетлары, спорт залы яңартылачак.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Түбән Кама районы Сухрау авылы мәктәбендә зур ремонт көтелә. Оешмага 2 млн 317 мең сум акча бүлеп биреләчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бу суммага мәктәптә технология (малайлар өчен дә, кызлар өчен дә), информатика, тормыш иминлеге нигезләре кабинетлары, спорт залы яңартылачак. Шулай ук вестибюльдә шахмат уйнау өчен махсус урын булдырылачак.

 «Сумманың яртысына якыны җиһазлауга тотылачак, без компьютерлар һәм хәтта робототехника сатып алырга планлаштырабыз», — ди мәктәп директоры Фәнис Мостафин.

news_right_1
news_right_2
news_bot