Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пандемия тәмамланганнан соң медикларга өстәмә ял бирергә тәкъдим иттеләр
Россия Президенты Владимир Путин төбәкләр җитәкчеләренә коронавируслы авырулар белән эшләүчеләргә өстәмә түләүләр билгеләргә кушты.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев яңа Covid-19 тибындагы коронавирус белән авыручы пациентларны дәвалау белән шөгыльләнүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүле отпуск бирергә тәкъдим итте. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко парламентарийның хатына сылтама белән хәбәр итә.
Депутат, элек расланган өстәмә түләүләрдән тыш, коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән махсус чаралар тәмамланганнан соң, медицина хезмәткәрләренә өстәмә отпускны ярдәм итүнең тагын бер чарасы булырга мөмкин дип саный.
Сүз «махсус чаралар режимы тәмамланганнан соң 28 көн дәвамында өстәмә түләүле ял турында бара», — дип аңлатты үзенең мөрәҗәгатендә Сухарев.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Федерация субъектлары җитәкчеләренә коронавирус белән турыдан-туры эшләүче медиклар өчен өстәмә түләүләр билгеләргә кушты. Табиблар өчен түләү күләме 80 мең сум тәшкил итәргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз