Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Бариев онлайн-режимында Татарстанда яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирде
Дәүләт Думасы депутатлары изоляция чорында гражданнар белән интернет һәм телефон аша аралаша.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Кичә Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев онлайн-режимында татарстанлыларның сорауларына җавап бирде. Республикада яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре торак һәм җир проблемаларын хәл итү белән бәйле иде, шулай ук ярты ел дәвамында хезмәт хакы түләнмәве турында да сорау килде. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәгеннән хәбәр иттеләр.
«Коронавируска бәйле вазгыять сорауларның характерына ниндидер йогынты ясады дип әйтә алмыйм. Шушы вакыт эчендә ялгызы бала тәрбияләүче хатын-кыздан гына бер мөрәҗәгать килде. Ул эштән киткән һәм изоляция режимы кертелү аркасында яңа эшкә чыгарга өлгермәгән. Хәзер исә эшсез дә, керемсез дә калган», - диде Бариев.
Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Дәүләт Думасында социаль һәм икътисади ярдәм чаралары белән бәйле документларны карыйлар.
«Гражданнардан чикләр ябылган чорда чит илләрдән ватандашларыбызны кайтару, туризм өлкәсе предприятиеләре – кунакханәләр, рестораннар, транспорт оешмаларына ярдәм күрсәтүгә бәйле сораулар күп килә. Алар барысы да бик авыр хәлдә, әмма бөтенесе дә җайланачак. Һәм бу өлкәдәге эшкә ихтыяҗ тагын бик зур булачак. Алар бөлгенлеккә төшәргә тиеш түгел», - дип искәртте Бариев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз