news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин бизнеска ярдәм турында: Бердәмроссиялеләр тәкъдимнәрне карарга әзер

«Бердәм Россия»нең кайбер тәкъдимнәре Россия Хөкүмәте тарафыннан хупланган.

Мөхәммәтшин бизнеска ярдәм турында: Бердәмроссиялеләр тәкъдимнәрне карарга әзер
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Коронавирус таралу шартларында Бердәмроссиялеләр гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итүнең яңа формалары турында фикер алыштылар. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин партиянең барлык тәкъдимнәрне дә карарга әзер булуын билгеләп үтте. Бу турыда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре бүген видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә билгеле булды. Бу турыда республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Партиялеләр урындагы барлык тәкъдимнәрне карарга һәм кирәк була калса, федераль үзәккә мөрәҗәгать итәргә, шулай ук республикада территорияләр һәм башка төбәкләрнең уңай тәҗрибәсен таратырга әзер.Без ачык һәм барлык тәкъдимнәр буенча фикер алышырга әзер», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Партия генераль советы сәркатибе урынбасары Александр Грибов «Бердәмроссиялеләрнең» кайбер тәкъдимнәрен Россия Хөкүмәте хуплавын искәртте. Аерым алганда, Россия Хөкүмәте карарында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән өчен штраф һәм пени билгеләүне кичектерү турындагы тәкъдимнәр чагылды. Бу ярдәм чаралары 2021 елның 1 гыйнварына кадәр илнең барлык халкы өчен билгеләнә, диде Александр Грибов.

Коммуналь хезмәтләр һәм каты көнкүреш калдыклары чыгару өчен вакытында яки тулысынча түләнмәгән очракта, компанияләр пени исәпләргә тиеш түгел. Тулысынча түләмәгән очракта хезмәт күрсәтү чикләнергә яки туктатылырга тиеш түгел. Бу газ, электр энергиясе, җылылык, су белән тәэмин итү һәм канализация килешүләренә дә кагыла.

Моннан тыш, капиталь ремонтка взносларны вакытында яки тулысынча, торак бина өчен түләүләрне вакытында кертмәгән өчен пениларны исәпләү туктатылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100