news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп функцияле үзәкләр дүшәмбе эшкә керешә

Эшсез булып теркәлүгә гариза язу өчен ЕСИА федераль порталында учет язуы кирәк. Күп функцияле үзәкләргә шул учет язуын алу өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

Күп функцияле үзәкләр дүшәмбе эшкә керешә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина).13 апрельдән күп функцияле үзәкләр эшен башлаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин әйтте.

«Алар, бер караганда, халык проблемаларын хәл итә алырлык һәм эпидемиологик хәлне начарайтмау режимында эшләячәк. 800 тәрәзәнең яртысы, арада бер буш тәрәзә калдырып, 400 тәрәзә эшли башлаячак», — диде.

«Работа в России» порталында эшсез булып теркәлүгә гариза язу өчен, ЕСИА федераль порталында учет язуы кирәк. Күп функцияле үзәкләргә шул учет язуын алу өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

Айрат Хәйруллин әйтүенчә, изоляция вакытында өйдән чыгарга рөхсәт бирүче смс җибәрүгә, унынчы сәбәп итеп - күп функцияле үзәккә һәм пенсия фондларына бару мөмкинлеге өстәләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100