news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы урамнарын юып чистарталар

Урамнарны юганда, махсус эремә белән дезинфекция дә ясала.

Баулы урамнарын юып чистарталар
Айгөл Идиятуллина

(Баулы, 10 апрель, «Татар-информ», «Баулы-информ», Айгөл Идиятуллина). Баулы районында санитар-экологик икеайлык бара. Бу атнада шәһәр урамнарын язгы юу башланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аның кысаларында күләмле эшләр башкарылачак: территорияләрне җыештыру, бордюрларны буяу, урамнарны юу, зиратларны һәм Баулы елгасы ярларын чистарту, чишмәләрне төзекләндерү, агач утырту.

Оешмалар һәм предприятиеләр үзләренә беркетелгән территорияләрне җыештырачак.

Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы Нияз Шәрифуллин сүзләренчә, урамнарны юдырту эшенә уннан артык предприятие һәм оешма хезмәткәрләре чыккан. Урамнарны чистарту һәм юуда 12 берәмлек техника һәм 30дан артык кеше катнаша.

Энгельс, Пионер, Пушкин, Гоголь, Горький, Горюнов, Куйбышев, Һади Такташ, Салих Сәйдәшев, Калинин, Ваһапов, Островский урамнары, Октябрь мәйданы, Җиңү мәйданы, Киров тыкрыгы юлларын юу күздә тотыла. Урамнарны юганда, махсус эремә белән дезинфекция дә ясала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100