news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баш инфекционист: Коронавирус белән авыру гадәти ОРВИ кебек башлана

Коронавирустагы пневмония гадәттәге пневмониядән аерыла.

Баш инфекционист: Коронавирус белән авыру гадәти ОРВИ кебек башлана
Владимир Васильев

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус авыруның башлангыч этабында гадәти ОРВИ кебек. Бу хакта онлайн брифингта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәертынов әйтте.

«Авыруның башында коронавирусны гадәти ОРВИдан аерып булмый», — ди ул. Ләкин, аның сүзләренчә, коронавирустагы пневмония гадәттәге пневмониядән аерыла. «Коронавируста пациентлар еш кына кислородка мохтаҗ, үпкәләргә ясалма вентиляция да кирәк булырга мөмкин. Үпкәләргә шактый зыян килә», — диде.

Халит Хәертынов әйтүенчә, күпчелектә чир җиңел формада узса да, авыр формада узганнары бар. Яшьләрдә дә авыру очраклары арта башлаганын әйтте. Татарстанда авыручылар исемлегендә балалар булмавын, шулай да авыруның балаларга да йогырга мөмкинлеген искәртте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot