news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айсылу Лерон Мөслимдәге бабасын «Безнең мирас» журналына онлайн яздырган

«Үзегезне генә түгел, якыннарыгызны да яздыра аласыз», — ди Айсылу.

Айсылу Лерон Мөслимдәге бабасын «Безнең мирас» журналына онлайн яздырган
Рамил Гали

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Телевидение һәм радио алып баручысы, журналист Айсылу Лерон Мөслимдә яшәүче бабасын «Безнең мирас» журналына онлайн яздырган. Бу хакта ул үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

«Бүгенге вазгыятьтә басма матбугатка почтага барып язылу мөмкинлеге юк. Шуңа күрә без Мөслимдә яшәүче Лерон бабайны яраткан журналы „Безнең мираска“ онлайн режимында интернет аша гына яздырдык. Сез дә үзегезнең якыннарыгызны әби-бабаларыгызны, әти-әниләрегезне интернет аша яздыра аласыз», — дип сөйли Айсылу Лерон.

Шулай ук Айсылу Лерон Татарстанда дистәләгән газета һәм журналлар нәшер итүче «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте «Якыннарыңны яздыр» флешмобын игълан иттүен үзенең сәхифәсендә язган.

«Коронавирус таралмасын өчен күп кеше өйдә утырырга мәҗбүр. Яраткан басмага ничек язылырга? Ярдәмгә интернет килә. Димәк, өйдән чыкмыйча да, газета-журналларга язылып була дигән сүз. Үзегезне генә түгел, якыннарыгызны да яздыра аласыз. Моның өчен интернет ярдәмендә www.tatmedia.ru/podpiska адресы буенча урнашкан „ТАТМЕДИА“ сайтына керегез», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100