11 апрельдән Татарстанда зиратларга керү мөмкинлеге чикләнә

Әлеге чара санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы гамәлдә булачак.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Вероника Ваганова). 11 апрельдән санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр Татарстан зиратлары гражданнар өчен ябыла. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шул хакта хәбәр итте.

«11 апрельдән санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга, димәк, Роспотребнадзор рөхсәт иткәнчегә кадәр Татарстан зиратлары гражданнар өчен ябылачак», - диде ул.

Мәет җирләү мәшәкатьләре буенча мөрәҗәгать итү һәм җеназада катнашу гына кагыйдәдән искәрмә булып тора.