news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы утырышы була

Анда 7 ләп мәсьәлә чыгару планлаштырыла

 (Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). 13 апрель көнне ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының чираттагы утырышы була. Чараны сәгать 15.30 да уздыру ниятләнә.

Утырышка 7 ләп мәсьәлә чыгару планлаштырыла. Алар арасында ТР парламенты каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы составына үзгәрешләр кертү, әлеге иҗтимагый оешманың ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән хезмәттәшлеге, җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләрнең (студентларның) “Форпост” муниципаль үзәкләрен булдыру һәм аларга ярдәм итү, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар планы белән танышу, “Без бергә” иҗтимагый хәрәкәте эшчәнлеге хакында мәгълүмат тыңлау, “Татарстан Республикасында балаларның һәм яшьләрнең җәйге яллары һәм савыктыру” программасы кысаларында профильле смена конкурсы хакында доклад тыңлау һ.б. мәсьәләләр бар, диелә парламентның җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге алхәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot