Татарстанда яшәүче төрек кардәшләр олы яшьтәге һәм мохтаҗ язучыларга ярдәм итә

“Анадолу” төрек милли-мәдәни мохтарияте, “Салават күпере” төп гомуми белем бирү мәктәбе һәр ел саен хәйрия ярминкәсе үткәрә

 (Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Казан шәһәренең “Анадолу” төрек милли-мәдәни мохтарияте, “Салават күпере” төп гомуми белем бирү мәктәбе һәр ел саен төрек декоратив-гамәли эшләнмәләреннән хәйрия ярминкәсе үткәрә. Җыелган акча балалар йортларына, гарипләргә, күп балалы гаиләләргә, олы яшьтәге ветераннарга таратыла. Быел ул 10 нчы тапкыр үткәрелде һәм, Әдәбият елы булганлыктан, хәйрия ярминкәсендә җыелган акчаларны шушы чараны оештыручылар ярдәмгә мохтаҗ язучыларыбызга хәйрия итәргә карар кылды.

“Анадолу” төрек мохтарияте рәисе Юсуф Сагълам, “Салават күпере” мәктәбе директоры урынбасары Илгиз Заманов, төрек һәм татар язучысы, тәрҗемәче Фатих Кутлу, Язучылар берлеге рәисе урынбасары, драматург Данил Салихов шушы көннәрдә олы яшьтәге һәм каты авырулардан соң әле тернәкләнеп кенә килүче язучыларыбызның гаиләләрендә булдылар, аларга акчалата премия, бүләкләр тапшырдылар.

Казан шәһәрендәге төрек диаспорасының изге гамәле ун ел дәвамында инде бик күпләрне шатландырды, авыр вакытларында кешеләргә таяныч булды. Безгә алардан өйрәнергә кирәк, изгелек җирдә ятмас диләр бит, диелә ТР Язучылар берлегенең матбугат үзәге язмасында.